Татарстанда ял көннәрендә бераз салкынайтачак
Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк.
Бүген, 26 июльдә, яшенле яңгырлар көтелә, дип яза Татар-информ.
Кыска вакытлы явым-төшем һәм яшенле яңгырлар икенче көнгә дә фаразлана. Әмма киләсе ике тәүлектә, 28 һәм 29 июльдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы элеккечә кала: төнлә +14..+20 һәм көндез +25..+31 градус.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ял көннәрендә республикага яшенле яңгырлы тотрыксыз һава торышы кайта. Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев