Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә кар явуы һәм көчле җил исүе көтелә

Шимбә һәм якшәмбе һава температурасы көндез +1 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

30 һәм 31 гыйнварда, Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә, дип яза Татар-инофрм.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гыйнварның соңгы ике көнендә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк: болытлы булачак, кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

«Төнлә һаваның минималь температурасы −3, −8, көндез максималь температура −4, +1 градус тәшкил итәчәк», — диелә матбугат хезмәтенең ике көнгә фаразында.

Моннан тыш, шимбә көнне Татарстан территориясендә көньяктан талгын җил исүе көтелә, көндез көчәеп, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Якшәмбе көнне җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев