Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшь гаилә президент программасы буенча фатир алды

ТР Президенты әлеге яңа программа турында бер ай элек игълан иткән иде.

Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән яшьләр өчен соципотека программасы буенча яңа фатир алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда җирле башкарма комитетларга учетка басу өчен 800дән артык гаилә мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең унысы инде Дәүләт торак фонды реестрына кертелгән, калганнары каралуда.
Программада ир белән хатынның берсенең яше 35 яшьтән артмаган, балалары булган гаиләләр; шулай ук балалары булган тулы булмаган гаиләләр (ата-ананың яше 35тән артмавы шарт) катнаша ала.
Мөрәҗәгать итүченең теркәлүе Татарстанда булырга, гаиләнең һәр әгъзасына ким дигәндә 18 квадрат метр торак туры килергә тиеш. Тагын бер шарт — һәр гаилә әгъзасына айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булу. Шулай ук гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган түләнмәгән ипотекалары, шул исәптән Дәүләт торак фондыннан алынган түләнмәгән максатчан заемы булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев