Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшьләр өчен психологик ярдәм буенча кайнар линия булдырыла

Кайнар линия тәүлек буе эшләячәк.

2021 елда Яшьләр эшләре министрлыгы өчен төп максатларның берсе — яшьләр өчен тәүлек әйләнәсендә эшләүче психологик ярдәм телефоны булдыру. Проект киләсе елның икенче яртысында гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә ведомство башлыгының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
«Бездә балалар өчен тиз арада ярдәм күрсәтә торган ышаныч телефоны булдыру тәҗрибәсе бар. Яшьләр өчен шундый кайнар линияне аерым муниципалитетлар да оештырды, тик республика масштабында андый телефон юк», — диде Сөләйманов. 
Республика муниципалитетларының бар тәҗрибәсен туплап, проектны 2021 елның ахырына кадәр тормышка ашырырга планлаштырыла, дип өстәде җитәкче. 
Кайнар линия киләсе елның III кварталында эшли башларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев