Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы башланды

Ул 23 марттан 5 апрельгә кадәр барачак.

Быелның ике аенда республикада 41 юл һәлакәтендә ике баланың гомере өзелгән, 42 бала җәрәхәтләнгән.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан республикада 23 марттан «Язгы каникуллар» чарасы игълан ителде. Чара 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте балаларны махсус утыргачларда йөртүгә контрольне көчәйтә. Кагыйдә буенча, 7 яшькәчә балалар авырлыгына һәм буена туры килерлек махсус автокреслода, 12 яшькәчә һәм аннан өлкәнрәк балалар — арткы утыргычта махсус тотып торучы җайланма белән эләктерелгән булырга тиеш. 2022 елның ике ае эчендә әлеге кагыйдәне 1,5 мең бозу очрагы теркәлгән. Моның өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган.

Моннан тыш, балаларның үзләренең юл кагыйдәләрен үтәве дә тикшереләчәк. Кагыйдә бозулар турында мәгълүмат мәктәп җитәкчелегенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев