Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава булачак.

Һава температурасы 6 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Татарстан буенча төнлә һәм иртән республиканың көнбатышында урыны белән яңгырлар явачак, кайбер районнарда томан булуы ихтимал.

4 ноябрьдә республикада төнлә явым-төшемсез, көндез юеш кар белән бераз яңгыр булуы, шулай ук көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җилнең көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы — 6 градуска, көндез +5 градуска җитәчәк.

5 ноябрьдә төнлә урыны белән зур булмаган күләмдә явым-төшемнәр булачак. Шулай ук тәүлек дәвамында көчле җил сакланачак. Төнлә һава температурасы +2...+3 градус, көндез +8 градус тәшкил итәчәк.

Һаваның тискәре температуралары һәм катнаш явым-төшемнәр сәбәпле юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 6 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр һәм көчле җил көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев