Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 250дән артык кеше штрафка тартылган

2 апрельдән, ягъни бүгеннән закон бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Чит илләрдән килгән һәм авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларны штрафка тарттылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Ведомствода шулай ук 2 апрельдән закон бозучыларга 15тән 40 мең сумга кадәр җитди штрафлар яный, дип билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, судка кальян хезмәтләре күрсәтүне туктату турында 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча биналарның эшчәнлеген 60тан 90 тәүлеккә туктатып тору турында Карар кабул ителгән.

Алабуга шәһәрендә полиция хезмәткәрләре үзлектән изоляция тәртибен бозучыларны тикшерәләр. Элегрәк тәртипне бозган бер кеше ачыкланган иде, ул административ штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев