Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда үзмәшгульләр саны 132 меңнән артып киткән

2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 102 меңнән артык үзмәшгуль кеше булган.

Татарстанда үзмәшгульләр табышы 9,5 миллиард сумга кадәр арткан, ә үзмәшгуль гражданнар саны — 132 меңнән артык кеше, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгында. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 102 меңнән артык үзмәшгуль кеше булган.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында республика Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» микрозаймын алуда ярдәм күрсәтә. Ел башыннан Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының микрофинанслау Үзәге 6,3 миллион сумнан артык суммага 44 микрозайм биргән. Агымдагы елның 1 июненнән ташламалы микрозайм буенча бу максималь процент ставкасы РФ Үзәк банкының 5,5% ка кадәр киметелде, элек ставкасы 6% ка тигез иде.

«Фондтан алынган акчаларга Татарстан үзмәшгульләре җиһаз, чимал һәм товар, төзелеш материаллары, махсус техника сатып алуга тота. Ташламалы микрозаймнарның иң күп өлеше хезмәт күрсәтү өлкәсе белән җәлеп ителгән — үзмәшгульләр чәчтарашханә, чәчәк студияләре ача, такси йөртүчеләр булалар, хәтта маркетинг хезмәтләре дә күрсәтәләр», — дип сөйләде Татарстан эшкуарларына ярдәм итү фондының микрофинанслау Үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев