Татарстанга балалар пособиесенә өстәмә рәвештә 1,3 млрд сум акча биреләчәк
Айлык түләүнең күләме бер балага туры килгән региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.
Россия төбәкләренә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сум акча биреләчәк. Шуларның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак. Бу хакта карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин раслаган.
Министрлар Кабинетында хәбәр итүләренчә, өстәмә рәвештә финанслауның мөһимлеге балалар саны артуга бәйле.
Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие Россия Президенты указы нигезендә билгеләнде. Бу айлык түләүләр 2020 елның июнь аеннан бирелә башлады.
Айлык түләүнең күләме бер балага туры килгән региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев