Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады

Күчмә кошларны республиканың Чүпрәле районында күргәннәр.

Татарстанга көньяктан кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады. Күчмә кошларны республиканың Чүпрәле районында күреп алдылар, дип хәбәр итә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Ведомствода аңлатуларынча, кайтучы кошлар азык өчен басуларда туктала, чөнки озын очышлар зур энергия запасы таләп итә.

Узган 2023 елда күп кенә күчмә кошлар Татарстанга ике атна алдан кайткан иде. Аларның кайберләре көзнең җылы булуы сәбәпле ноябрьгә кадәр республикада калды.

Фото: ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев