Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Риск төркемнәренә прививканы республиканың 56 медицина учреждениесендә ясаячаклар.

Татарстанга яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе кайтарылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», — диде белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакциналаштыралар, ләкин килгән партия риск төркемендәге кешеләргә кампанияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кергән партияләрне ел ахырына кадәр тотып бетереп булыр дип планлаштырыла.

«ПЦР методы яки антитәнчекләрне ачыклауга тикшерү кирәклеген исәпкә алып, бу шактый авыр процесс. Һәрхәлдә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакцинаның икенче компонентын кертүне дәвам итү өчен, алынган партияләрне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз», — дип искәртте эпидемиолог.

Риск төркемнәрен Татарстанның 56 медицина учреждениесендә вакциналаштырачаклар, дозалар ташу башланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев