Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы 2021 елның 1июленә кадәр озайтыла

Ташламалы ипотека буенча фатирны яңа төзелгән йортларда алырга була.

6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтыла. Бу программа буенча алынган кредитка төзелүче яңа йортта фатир сатып алырга мөмкин. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен заемның максималь суммасы 6 миллион сум тәшкил итә. Моннан тыш, торак бәясенең 15 процентын башлангыч кертем буларак түләү шарты да саклана. 
17 апрельдә эшли башлаган программа 2020 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итте. Бүгенгә барлык кредитларның 90 проценттан артыгы төзелүче яңа йортта фатир сатып алуга кулланылган. Сентябрьдә заемнарның рекордлы саны бирелгән. Шулай итеп, 60 меңнән артык гаилә ипотека алган.
Хөкүмәт исәпләүләре буенча, программаны озайту тагын 1,8 миллиард сумлык 600 мең кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза «Парламентская газета».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев