Татарстанлылар 5500 сум күләмендә пособие ала башлады
Аны РФ Пенсия фонды билгели.
Татарстанлылар РФ Пенсия фонды билгеләгән 5500 сум күләмендә пособиене ала башлады. Гражданнарның акчалата түләүгә гаризаларын агымдагы елның 1 июленнән кабул итә башладылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге пособие 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләгә, баланы әти яки әни кеше берүзе тәрбияләгән очракта бирелә. Тагын бер мөһим шарт: гаилә кереме төбәктә кабул ителгән яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев