Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар быел электрон паспортка күчәчәк

Бу хакта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.

Татарстанда яшәүчеләр электрон паспортны 2022 елда ук ала алачак. Бу хакта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.

— Россиядә электрон паспортларны гамәлгә кертү турындагы Президент указы проектын килештерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан өч сынау төбәге арасында калды, агымдагы ел ахырында паспортларны бирә башларга ниятлибез, — диде ул.

Электрон паспортны өч төбәктә — Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бирә башлаячаклар. Элегрәк документны 2023 елдан бирә башларлар дип фаразланган иде.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев