Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталында суд приставларына мөрәҗәгать итә ала

Яңа сервислар кирәкле хезмәтләрне дистанцион форматта алырга мөмкинлек бирә. 

Хәзер татарстанлылар суд приставларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта ТР буенча Россиянең суд приставлары идарәсенең матбугат чаралары белән элемтә эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте. 
Хәзер республика халкына кирәкле хезмәтләр дистанцион форматта күрсәтелә. Физик һәм юридик затлар башкарма эшләренең барышын һәм салынган чикләүләр турында белә, суд приставларына төрле гариза, шикаять бирә ала. 
Суд приставларына мөрәҗәгать итү өчен порталда «Популярные услуги» битенә кереп, кирәкле бүлекне сайларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев