Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар электрон култамганы бушлай алырга мөмкин

КЭП (электрон култамга) киң кулланылышка ия.

Эшкуарларга һәм оешма җитәкчеләренә электрон култамганың квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, төп мәгълүматны йөртүче USB тапшырырга һәм идентификацияләү процедурасын узарга кирәк. 

Электрон култамганы чыгару өчен гаризаны «Шәхси кабинет» аша онлайн бирү җайлырак. Инспекциягә баруны алдан ук «Салым органына кабул итүгә онлайн язылу» сервисы ярдәмендә планлаштырырга мөмкин. 

Бер үк вакытта, салым түләүчене идентификацияләү процедурасын уңайлы итү һәм тизләтү өчен, электрон документ әйләнеше операторлары КЭП чыгаруга гариза тутыра һәм аны электрон рәвештә салым органына җибәрә ала. Бу КЭПны алганда вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының nalog.gov.ru «Электрон имза алу тәртибе» промо-битендә урнаштырылган. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев