Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар М12 трассасы буенча Мәскәүгә алты сәгать эчендә барып җитә алачак

М-12 трассасы Шанхайдан Гамбургка кадәр сузылачак.

М-12 автотрассасы төзелешенә стартны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 10 июльдә «Алабуга» МИЗында узган киңәшмәдә бирде. М-12 трассасы Шанхайдан алып Гамбургка кадәр сузылачак. Дүрт елдан соң Мәскәүдән Казанга кадәр юлны үтү алты сәгать ярым вакытны алачак дип көтелә.
Мондый төр проектлар икътисади кризисларны җиңүнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Шулай ук бу юл уза торган төбәкләр үсешенә дә зур этәргеч бирәчәк.
«Татарстан» журналы «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, трассага беренче техник категория биреләчәк. Димәк, М-12дә һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен кимендә ике полоса һәм бөтен озынлыкта яктырту булачак, рөхсәт ителгән максималь тизлек — сәгатенә 130 километрга кадәр.
Кара-каршы килүче автомобиль агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары бер дәрәҗәдә булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трассада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын кимендә 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев