Татарстанлылар мәктәп укучыларын ашату буенча сорау бирә алачак
Туры элемтә 16 октябрьдә була.
16 октябрьдә сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасында ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашында Туры элемтә үткәрү планлаштырыла. Элемтә РФ Президентының РФ Федераль Собраниесенә 2020 елның 15 январендәге N Пp-113 санлы юлламасының башлангыч класс укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү турындагы 5нче бүлегенең Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча оештырылды.
Сорауларны алдан op.rt@tatar.ru электрон почтасына, шулай ук https://bit.lv/377THof адресы буенча Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасының интернет аша кабул итү бүлмәсенә язарга, яки 16 октябрьдә 11дән 13 сәгатькә кадәр 8(800) 350-44-72 телефоны буенча туры элемтәдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев