Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» предприятиеләрен иң яхшылары дип таныдылар

«Промрейтинг» агентлыгы Татарстан халкының төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә мөнәсәбәтләрен тикшерүне бастырып чыгарды.

Татарстан халкы республиканың «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрен иң яхшылардан саный. «Промрейтинг» агентлыгы 2020 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларның уңай мөнәсәбәте рейтингын төзегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елда, узган елда рейтингның беренче һәм икенче урыннарын биләгән оешмалар уз урыннарында калган. Өченче урынны исә, «Эссен»не күчереп, «Соллерс-Алабуга» заводына биләгән. Соңгысы тугызынчы урынга төшкән.

Шул ук вакытта ана компанияләре арасында, татарстанлылар, элеккечә үк, Ростехны, «Татнефть» һәм «ТАИФ»ны саный.
Тикшеренү «хезмәт хакы, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага кертемнәр салу һәм социаль йөкләнеш, экологик өлеш, шәһәр, республика һәм ил үсешенә өлеш» кебек аспектларны исәпкә алды, дип билгелиләр социологлар.

Сораштыру анкетасына Татарстанның иң эре ун шәһәрендә урнашкан, төбәктә яшәүчеләрнең абсолют күпчелеге яшәгән предприятиеләр дә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев