Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар вирусны күбесенчә эш урынында йоктыра

Көнкүрештәге контакт аша короновирус йоктыру бер ай эчендә 14 процентка кимегән. 

Татарстанда эш урынында Covid-19 белән авыру очраклары арткан. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шундый мәгьлүмат җиткерә. 
Урынбасар әйтүенчә, сентябрь аенда ешрак көнкүрештә вирус йоктырган булсалар (47%), октябрьдә исә эш коллективларында чирләү очраклары беренче урынга чыккан (57%). 
Статистикадагы мондый үзгәреш предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең отпусклардан эш урынына чыгуы белән аңлатыла, ди Любовь Авдонина.
Җитәкче шулай ук короновирус инфекциясен булдырмас өчен, коллективларда барлык санитар чараларны үтәргә кирәклеген искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев