Татарстанлылар үз йортларында капремонт датасын телеграм-бот ярдәмендә белә алачак
Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-ботын эшләтеп җибәрде.
Кулланучыларга үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр — шәһәр, урам һәм йортны) кертергә кирәк. Йорт тиешле программага кергән очракта, чат-бот планлаштырыла торган капиталь ремонт турында мәгълүмат җибәрәчәк.
Татарстанлылар капиталь төзекләндерү үткәреләчәк елны һәм эш төрләрен белә алачак.
Чат-ботка шушы сылтама буенча керергә яки телеграмда @kapremont_rt_bot дип язып эзләргә була.
Моңа кадәр «Татмедиа» агентлыгы Татарстанның спорт секцияләре һәм объектлары турында ике телеграм-бот эшләтә башлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев