Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга бәрәңгене дөрес саклау ысуллары турында сөйләделәр

Иң мөһиме — саклау өчен урын әзерләү.

Бәрәңгене яхшы итеп саклау, барыннан да элек, аның сыйфат таләпләренә туры килүенә бәйле. Бу хакта «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

Беренче эш итеп базны узган елгы калдыклардан чистартырга, тишек-тошыкларны ямарга һәм вентиляцияне тикшерергә кирәк. Чистартканнан соң, баз киптерелә, бордос катнашмасы белән эшкәртелә яки известь белән агартыла, шулай ук кайберәүләр күкерт шашкаларын куллана. Бу очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармау мөһим.

Бәрәңгене шунда ук бик салкын базга салырга ярамый. Бәрәңгене базга төшергәнче, аны ике-өч сәгать һавада киптерергә киңәш итәләр.

Базга салган бәрәңге вакытыннан алда үрә башламасын өчен, саклау өчен куелган температураны (+2 °5 ° C) һәм һава дымлылыгын (85-95%) тотрыклы сакларга кирәк. 

Язын, күчереп йөрткәндә һәм утыртканда бәрәңгегә зыян килмәсен өчен аны +10...15 градуска кадәр җылытырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев