Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга инвалидлар өчен махсус урынга машина куйган өчен штрафлар турында искә төшерделәр

Инвалидлар өчен парковкага машина куйган өчен биш мең сум күләмендә административ штраф салына.

Татарстанда ел башыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен урыннарда машина куйган өчен 2730 беркетмә төзелгән, 1602 транспорт чарасы штрафстоянкаларга җибәрелгән.

«Инвалид» мәгълүмат тактасы белән билгеләнгән махсус машина кую урыннары физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен керү урыннарына якынрак урнашкан.

Дәүләт автоинспекторлары даими рәвештә инвалидлар парковкасындагы тәртипне тикшерү буенча рейдлар үткәрә. 

Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: инвалидларның транспорт чараларының туктап тору яки кую өчен бүлеп бирелгән урыннарда транспорт чараларын туктату яки кую кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев