Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга «Нева» трассасындагы тавыш экраннарының эшен күрсәттеләр

Бүген, М12 автомагистрале төзелеше алдыннан, Мәскәү-Петербург автомагистраленә экскурсия оештырылды.

М12 Мәскәү-Казан автомагистрале Лаеш районы яныннан үтәчәк. Бүген бу район халкына М11 «Нева» трассасында урнаштырылган тавыш экраннары эшенең нәтиҗәсен күрсәттеләр. 
«Автодор Инжениринг» компаниясе белгече Петр Солодовников сүзләренчә, үлчәүләр махсус прибор ярдәмендә үткәрелгән. Приборның тикшерү үткәнлек турында сертификаты бар. Әлеге җиһаз тавышны ешлыкларга тарата. 
«Автодор Инжениринг» белгече автотрасса тавышын тугыз минут дәвамында үлчи. Бу вакыт эчендә тавыш күрсәткече якынча 87 децибелга җитә. 
Шундый ук үлчәүләрне ул юл кырындагы тавыш экраны артында, соңыннан юл кырыннан 10 метр ераклыктагы брустверда башкара. Тавыш күрсәткече ике очракта да 60 децибелдан артмый.
Бухарово авылы янындагы М11 «Нева» трассасында тавыш йотучы экраннар урнаштырылган. Экраннарны «ОЗМК» Россия компаниясе җитештергән. 
Үткәрелгән тикшерүләр белән татарстанлылар канәгать калды.
М12 Мәскәү-Казан автомагистрале төзелеше алдыннан, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Автодор» дәүләт компаниясе хезмәткәрләре Лаеш районы халкы өчен «Нева» трассасына экскурсия оештырды. 
Трассаны ачу 2024 елга планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев