Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга планлы госпитализация өчен короновируска ПЦР-тестлар башка кирәк булмаячак

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карарына төзәтмәләр берничә көннән үз көченә керәчәк. 

Татарстанлыларга планлы госпитализация өчен короновируска ПЦР-тестлар башка кирәк булмаячак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Жаворонков сүзләренчә, хәзер планлы госпитализация вакытында мазок кирәк булмаячак. Стационарга ПЦР белән килү кирәкми. 

Министр урынбасары әйтүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карарына керткән төзәтмәләр берничә көн дәвамында үз көченә керәчәк. Бүгенге көндә приемный покойда утыручыларга анализ нәтиҗәләрен югалтырга кирәк түгел.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, ОРВИ билгеләре булган планлы пациентлар өчен больницаларда буфер зоналары булдырылачак. 

«Бу — барысы да үзен куркыныч астына куеп, шул ук палаталарга ята дигән сүз түгел. Әлеге мәсьәлә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хәл итеп куелган», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев