Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга шашлыктан баш тартырга туры киләчәк

Бу хакта Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Татарстанлыларга табигатьтә шашлык пешерүдән баш тартырга туры киләчәк.

25 нче апрельдән 15 нче майга кадәр, Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар икеләтә арта: физик затларга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Узган ел янгынга каршы махсус режим вакытында Татарстанда 1889 янгын теркәлгән. Янгын аркасында 34 кешенең гомере өзелгән, тагын 18 кеше зыян күргән. Моннан тыш, 328 бина, 8 техника һәм 50 баш терлек янган. Янгыннарның күбесе чирәм, чүп яндыру аркасында чыккан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев