Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга шикле предмет табылганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Табылган барлык шикле әйберләр яки гамәлләр турында полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Татарстанлыларга җәмәгать транспортында йөргәндә уяу һәм игътибарлы булырга кирәк. Шикле әйбер ачыкланган очракта, аңа кагылырга һәм кузгатырга ярамый, чөнки бу сезнең һәм башкалар тормышы өчен куркыныч булырга мөмкин. Шоферга һәм хокук саклаучыларга тиз арада хәбәр итәргә кирәк. 

Урамдагы шикле әйберләргә дә кагылырга ярамый, алар турында да шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк. 

Шикле әйбер күрсәгез, 112 яки 012 (кәрәзле телефоннан бердәм коткару хезмәте), 231-45-55 (РФ ФИХнең ТР буенча идарәсе кизү торучысы) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев