Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны 23 градус салкыннар турында кисәттеләр

Шулай ук кар явуы көтелә.

Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә.

«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Иртәгә Татарстанда кар көтелә, ә һава температурасы −15 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы −13..-18 градус, урыны белән −23 була, ә көндез —6..-13 градус.

Моннан тыш, пәнҗешәмбе кар көтелә һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көндез һава температурасы −4..-9 градус була, төнлә — 5..-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.

Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез −7 градуска кадәр салкын көтелә, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев