Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны финанс грамотасы буенча онлайн-зачетка чакыралар

Финанс грамотасы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә.

Абыең яки апаңның укуына түләгән акчалар өчен салымны кире кайтарып буламы? Салымнар, иминият, инвестицияләр һәм финанс өлкәсенә кагылышлы күп кенә сорауларга финанс грамотасы буенча онлайн зачетта белергә була. 

Онлайн-зачетта беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Президент үзенең аккаунтында хәбәр итте.

Республикада яшәүче һәркем Татарстан Президенты үрнәге буенча үзенең финанс мәсьәләләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүен тикшерә ала. Шәхси затлар һәм эшмәкәрләр өчен зачет үтү мөмкинлеге 15 декабрьгә кадәр озайтылды. Ә 16-18 декабрьдә хезмәттәшләрең, дусларың яки гаилә әгъзаларыңнан торган команда җыеп, көчләреңне команда зачетында сынап карарга мөмкин. Бәлки, нәкъ менә сезнең команда финанс өлкәсендә ил буенча иң яхшыларның берсе булыр.

Сынау узу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Шәхси зачетны берничә тапкыр узарга мөмкин.

Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә. 

Зачетта finzachet2021.ru сайтына кереп, хәзер үк катнашырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев