Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны милли үсеш максатлары турында сораштыруда катнашырга чакыралар

Сайтта сораштыруны аноним рәвештә үтәргә була. 

РФ Хөкүмәте каршындагы аналитика үзәге теләге булган һәркемне «Милли үсеш максатларына ирешү юллары» темасына сораштыруда катнашырга чакыра. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Мисалга, катнашучылар мәгариф, фән һәм мәдәният, социаль өлкә, хезмәт һәм эшмәкәрлек, цифрлы технологияләр өлкәсендәге аеруча әһәмиятле булган чараларны сайлый ала. 
Сайтта сораштыруны аноним рәвештә үтәргә була. Мәгълүматлардан җенес, яшь һәм эшчәнлек өлкәсен генә күрсәтергә кирәк. 
Сораштыру социаль-икътисади сәясәтнең халык арасында популяр булган юнәлешләрен ачыкларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев