Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра

Барлыгы 1 млн.данәдән артык гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ. б. агач үсентеләре утыртылачак.

Быелның 9 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак.

Барлыгы 1 млн.данәдән артык гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ. б. агач үсентеләре утыртылачак.

Татарстан районнарында утырту вакыты һәм урыны турында «Сохраним лес» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында яки җирле урманчылыкларда белергә була. Урманчылык телефоннары Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн. данә агач үсентесе утыртылды.
Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә.

Аларның максаты — урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстанда акция кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртылды, 25 млн.данә үсенте файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утыртты. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев