Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны ялларда нинди һава торышы көтә?

Бәйрәм ялларында һава торышы «көйсезләнәчәк», ди синоптиклар.

Шимбә, 5 мартта белгечләр карлы-яңгыр явачак, дип хәбәр итә. Көндез кайбер районнарда көчле җил, урыны белән буран булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы −3...-8, көндез 0...-5 градусны тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 6 мартта синоптиклар төнлә һәм иртәнге якта кар һәм буран туктамаячагы турында кисәтә. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән −7...-12 градус, көндез −5...-10 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанның гидрометеорология үзәге белгечләренең сүзләренә караганда, киләсе атна башында республикада төнлә һава температурасы −13...-20 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә −4...-10 градус салкын булачак. Урыны белән бераз кар явуы да көтелә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев