Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннан «Ты супер!» шоу финалистына квартира бүләк ителде

Яңа фатир ачкычлары район башлыгы катнашында тантаналы рәвештә тапшырылачак. 

«Ты супер!» конкурсы финалисты, Минзәлә егете Данила Новиковның күптәнге хыялы тормышка ашты. Егет бер бүлмәле фатир һәм тавыш яздыру өчен җиһаз хуҗасы булды. Болар — яшүсмергә шәһәр хакимияте һәм меценатлар бүләге. 
Данил әбисе һәм әбисенең әнисе белән шәхси йортта яши. Яңа фатирда исә тавыш яздыру студиясе җиһазландырылачак. Монда инде республика казнасыннан микшер сатып алынган. 
Яңа квартира ачкычларын район башлыгы тантаналы рәвештә тапшырыр дип планлаштырыла.
Данилны әбисе тәрбияли. Малайның әнисен машина бәрдерә, ә әтисе улы тормышында бөтенләй катнашмый. Әбисе малайның сәләтен үстерүгә күп көч куя. Җиңүен дә Данил иң якын кешесенә — әбисенә багышлый. 
Призлы урын алмаса да, Данил Новиковка мактаулы диплом бирелә. Шулай ук малай Леонид Агутиннан музыкаль форумга чакыруга ия була. Моннан тыш, ул 18 яшенә кадәр «Ты супер!» хәйрия фондыннан стипендия алып торачак. Проект барышында Данилга 15 яшь тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев