Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның 11 меңнән артык компаниясе дезинфекция өчен субсидияләр алырга мөмкин

15 июльдән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә керәчәк.

Татарстанның 11 меңнән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре дезинфекция чаралары сатып алу өчен субсидияләргә дәгъва итә ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ярдәм чарасы 15 июльдән гамәлгә керәчәк. Субсидия 2020 елда профилактика һәм дезинфекция чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер тапкыр түләүсез нигездә бирелә. Соңгылары коронавирус таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне тәэмин итү белән бәйле.
Ярдәмне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары алырга мөмкин, аларның эшчәнлеге персоналның һәм килүчеләрнең тыгыз һәм озак контактларын күздә тота. Алар арасында өстәмә белем бирү һәм физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсе, ремонт, юу һәм химчистка компанияләре, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары һәм санаторийлар бар.
Субсидиянең күләме дезинфекция һәм кисәтү буенча чыгымнар суммасы буларак билгеләнгән:беренчел чыгымнар — 15 мең сум һәм агымдагы чыгымнар — бу елның май аенда хезмәткәрләр санына 6,5 мең сум. Ялланган эшчеләрдән башка шәхси эшмәкәрләр 15 мең сум күләмендә субсидия алачак.
Субсидия алу өчен гаризаны электрон формада салым хезмәтенә җибәрергә яки аны салым түләүченең шәхси кабинеты аша башкарырга кирәк. Гаризалар 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев