Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның баш наркологы: Шәмпан шәрабы сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин

Күпләр җиңел һәм гаепсез эчемлек дип кабул иткән шәмпан шәрабы нерв ситемасына, йөрәккә, ашказаны асты бизенә тискәре тәэсир итә.

Шәмпан шәрабы организмга бик тиз үтеп керә, канга эләгә һәм нерв сстемасына, йөрәккә, ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый. Канга бик тиз үтеп керүе сәбәпле, организмга ясаган агулы тәэсире дә күбрәк була. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева сөйләде. 

Татарстанлыларның күпчелеге шәмпан шәрабын начар эчемлек дип кабул итми. Шулай да ул сәламәтлек өчен куркыныч.

Нарколог сүзләренчә, хәтта бик аз күләмдә кабул ителгән эчемлек тә кайбер кешенең организмы өчен агулы булырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, газлы шәрабларда, сырада углеводлар бик күп. Углевод алмашуы бозылган кешеләргә (шул исәптән шикәр диабеты һәм теләсә нинди эндокрин тайпылышлар) мондый эчемекләрне куллану җитди дәрәҗәдә куркыныч. Бу очракта хастаханәгә эләгү, һәм хәтта кома да булырга мөмкин, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Нәсыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев