Татарстанның «Бердәм Россия» волонтерлары пандемия башланганнан бирле 40 мең заявка үтәгән
Волонтерлык проектларында катнашучы студент-медикларга ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә.
Татарстанның «Бердәм Россия» волонтерларының күпчелеге — КГМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары. Бу хакта Россиянең «Волонтеры-медики» җәмәгать хәрәкәтенең Татарстандагы җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итә.
Макарова сүзләренчә, волонтерлар термометрия үткәрүдә, колл-үзәкләрдә, кабул итү-диагностика бүлекләрендә ярдәм күрсәтә. Ничәнче ел укуларына карап, волонтерлар я табибка булыша, яки кече медицина персоналына ярдәм итә.
Волонтерларның бер өлеше риск төркеменә керүче татарстанлыларга азык-төлек китерә.
«Волонтерлар үз ирекләре белән ярдәмгә килә. Студент-медикларга, ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә», — дип ассызыклады Макарова.
Пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 мең заявка үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев