Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат

Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.
Хәмдүнә Тимергалиева — Татарстан Республикасының халык артисты. Аның түбәндәге бүләкләре бар иде: Татарстан Республикасы Президенты (2004) һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының (2009) рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиленең (2010) рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2004), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев