Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа телеканал эшли башлады

Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы уйлап чыгарачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшләячәк яңа телеканалны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2021 елның мартына кадәр эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ул «Татарстан-24» каналының челтәр партнеры буларак булдырыла, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков. 

"Чаллының «Чаллы-ТВ» һәм Түбән Каманың «НТР» кебек эре телеканаллары уңышлы гына эшләп килә. Шуңа күрә Әлмәт телеканалын үстерү фикере барлыкка килде. «Татнефть» ярдәмендә Әлмәт тирәсендә Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Азнакайны кертүче эре агломерация формалашып килә. Бу районнарда яшәүчеләр Әлмәт белән бәйләнештә. Шуңа күрә без Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшләүче телекомпания булдырырга планлаштырабыз«, — диде Садыйков.

Хәзер республиканың нефть башкаласында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы булган «Әлмәт-ТВ» телеканалы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев