Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның Роспотребнадзор башлыгы COVID-19 турында сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк

Эфир иртәгә, 9 декабрьдә сәгать 10да була.

9 декабрь көнне, ягъни иртәгә, республиканың баш санитар табибы — ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина туры эфир спикеры буларак #ТатарстанОнлайн программасында катнаша. 
Патяшина Татарстанда короновирус белән бәйле вәзгыять турында, яңа ел бәйрәмнәрендәге чикләүләр, Covid-19га каршы вакцинация турында сөйләячәк. 
Шулай ук ул тамашачылар соравына онлайн режимда җавап бирәчәк. 
#ТатарстанОнлайн программасын иртәгә, 9 декабрьдә, сәгать 10да Татарстан Республикасының ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасындагы рәсми берләшмәләрендә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев