Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“ТАТАРСТАННЫҢ МУЗЕЙ ЯЗЫ-2017”

21-26 апрельдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәр ел уздырыла торган "Татарстанның музей язы-2017" Татарстан музейлары Ассоциациясе проектында катнаша.

Чара барышында бу көннәрдә музейның күргәзмә залларына керү мәктәп укучылары, студентлар һәм пенсионерлар өчен бушлай булачак.

19-22 апрельдә - "Ладомир" VI Халыкара шигъри фестивале (Казан - Алабуга);

21 апрельдә - "Ладомир" VI Халыкара шигъри фестивалендә катнашучылар белән бергә "Китапханә төне-2017" Бөтенроссия проекты (Көмеш гасыр китапханәсе; Казан урамы, 59);

22 апрельдә - "Хатын-кызлар клубы" утырышы, мастер-класс (В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицина үзәге);

25 апрельдә - И.И.Шишкинның 185 еллыгына багышланган "Мин рәсемне Шишкин кебек ясыйм" дип аталган XIII Яшь рәссамнар республика конкурсында "Нинди гүзәл бу дөнья!" темасы буенча җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы (Күргәзмә залы; Казан урамы, 24);

26 апрельдә - Бородино көрәшенең 205 еллыгына багышланган "Бу көн мәңгелек һәйкәл булып торыр..." чарасы (Н.А.Дурова музей-утары; Мәскәү урамы, 123);

26 апрельдә - Бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган "Габдулла Тукайны укыйбыз" проекты (Көмеш гасыр китапханәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев