Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанстат: исәпкә алучылар 18 октябрьдән йорт буенча йөри башлаячак

Йортлар буенча барлыгы 7 108 исәпкә алучы йөриячәк.

Исәпкә алучылар 18 октябрьдә өйдән-өйгә йөри башлаячак, исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы шундый, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

«Йортлар буенча барлыгы 7 108 исәпкә алучы йөриячәк. Тагын 58 кеше күпфункцияле үзәктәге стационар пунктларда эшләячәк. Исәпкә алу эшендә волонтерлар да ярдәм итәчәк, алар барысы 485 кеше, ләкин алар бары тик булышалар һәм оештыру ярдәмен генә күрсәтәләр», — дип ассызыклады региональ ведомство башлыгы.

МФЦлардан тыш, мөстәкыйль рәвештә анкетаны республиканың 437 стационар пунктында да тутырырга мөмкин булачак.

Кампаниянең оештыру өлешенә 1 185 контролер ярдәм итәчәк. Татарстанстат кайнар линия телефоны: 8(843) 221-78-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев