Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Акимова: «Почтальон — социаль һөнәр»

Татьяна Акимова күбрәк хезмәт хакы түләнә торган башка эш тә эзләп караган, ләкин һәрвакыт почтага кире кайткан.

Почтальон сумкасын иңбашына сала да — алга, кешеләр янына. Аны көтеп торучылар күп. Татьяна Акимова икенче почта бүлекчәсенең барлык участокларын берничә тапкыр әйләнеп чыга.

Ә безнең шәһәргә Татьяна Григорьевна тәҗрибәле почтальон булып килгән инде. Ул вакытка ярты илне әйләнеп чыгарга өлгергән ул. Хәер, үзенең гадәти булмаган язмышы турында ул үзе сөйләр.

— Мин Норильскта тудым, анда әти-әниләр акча эшләргә барганнар иде. Гаилә "материк«ка күченгәндә миңа ун яшь иде. Әтинең туган ягында, Чистайда яши башладык. Ләкин озакламый Самара өлкәсенә, Сызраньга күчтек, мин шунда мәктәпне тәмамладым. Укырга Казан университетына, география факультетына кердем. Белгечлегем буенча мин метеоролог. Яшь белгеч буларак Архангельск шәһәренә киттем. Мине «Васьково» аэропортына эшкә алдылар.

Әмма тиздән авиация тармагында хәлләр кискен начарланды, очышлар азайды. Мин китәргә кирәклеген аңладым. Ә кая барырга? Мине балачак шәһәремә — Норильскига тартты. Шунда гаризы җибәрдем һәм Таймыр гидрометүзәгенә синоптик буларак эшкә чакыру алдым. Кече ватанымда миңа рәхәт булыр дип өметләнгән идем. Ләкин унбиш ел эчендә анда барысы да үзгәргән, һәм мин бу шәһәрне кабул итә алмадым. Һава торышы карталары белән эшләгәндә күзләрем дә нык бозылды.

Яңадан яшәү урыны һәм эш эзли башладым. Шулай итеп мин Оренбург өлкәсенә, Богурусланга эләктем. Граждан авиациясе училищесы курсантлары белән эшләдем, синоптик сыйфатында уку очышларына хезмәт күрсәттем.

— Ләкин анда да сез озакка тоткарланмадыгызмы?

— Ул вакытка минем тулай торакларда яшәп туйдым, мин аларда 12 ел тордым бит. Күңелем тынычлык теләде. Эштән киттем һәм Сызраньга юл тоттым. Анда әти-әни фатиры бар иде, үзләре алар Чистайга күченделәр. Миңа 26 яшь иде.

Сызраньда аэропорт та, гидрометүзәк тә юк. Мин машина төзү заводында — «Жигули» өчен тәрәзә күтәргечләр ясау цехында слесарь булып эшли башладым.

Тиздән язмыш мине булачак ирем — Александр белән таныштырды. Аның янына Саранск янындагы авылга күчендем. Бер улыбыз һәм ике кызыбыз туды. Авыр вакытлар туры килде — 2000 еллар башы. Без Чистайга әти-әниләр янына күченергә карар кылдык, миңа балалар белән ярдәм кирәк иде. Алдагы елларда без Аксубай районында да, Аксубайның үзендә дә яшәдек. Һәм яңадан Чистайга кайттык. Әти-әниләр ул вакытка инде олыгайдылар, аларга ярдәм итәсе килә иде.

Балалар үскән арада мин алар белән һәм йорт хуҗалыгы белән шөгыльләндем. Без яшелчәләр дә үстердек, тавыклар да, кәҗәләр дә тоттык. Ләкин балалар укый башлагач, чыгымнар артты, һәм мин эшкә чыгарга карар кылдым.

— Почтада Чистайда эшли башладыгызмы?

— Әйе. Ләкин башта кондитер фабрикасына сатып алулар бүлеге менеджеры булып урнаштым. Ай, тынгысыз эш булды ул! Ә минем гаиләм, балаларым әле кечкенә. Мин җаваплы кеше, барысы өчен дә борчылдым. Башка эш эзли башладым.

Почтада почтальон вакансиясе бар иде. Кадрлар бүлегендә миңа: «Сез башта участок буйлап йөрерсез. Булдыра алсагыз, сезне рәсмиләштерәчәкбез», диделәр. Ә анда участоклар бик зур иде. Миңа озата баручы бирделәр, һәм без аның белән эшне башлап җибәрдек. Ул миңа ахырга кадәр бөтен кешенең дә барып җитмәвен сөйләде. Ә мин барып җиттем. Без 17 километр чамасы юл үттек. Авыр, әмма мин вакыт узу белән ияләшермен дип уйладым.

Мине кабул иттеләр, һәм эш миңа бик ошады. Коллектив та бик әйбәт иде — хезмәткәрләр гади, ачык кешеләр. Участоктан барганда, кешеләр мине көтәләр, шатланалар иде. Шул вакытта син үзеңнең кирәклегеңне аңлыйсың, бу күңелне җылыта. Йорт та янәшә, Балалар турында кайгыртырга, мәктәпкә озатырга, каршы алырга мөмкинлек бар иде. Чистайда сигез ел почтальон булып эшләдем.

— Ә Алабугага ничек килеп эләктегез?

— Моннан тугыз ел элек улыбыз мәктәпне тәмамлап, Алабуга институтына укырга керергә китте. Без дә Чистайда йортны сатып, монда фатир алдык.

— Монда күченгәч, шулай ук почтага килдегезме?

— Башта юк (елмая). Хезмәт хакы күбрәк булсын өчен заводка урнашырга теләдем. Әмма 2017 елда җитештерүгә яшьләрне генә алдылар. Бер вариант калды — почта. Мине яхшы исәптә булган икенче бүлеккә алдылар. Хәзер дә монда эшлим. Гәрчә хезмәт хакы әле дә сөендерми.

Монда барысы да башкача. Чистайда нигездә шәхси секторларда эшләргә туры килде, монда — күпкатлы йортлар. Уникенче микрорайонда — Пролетар һәм Интернациональ урамнарына хезмәт күрсәтәм.

— Сезнең участокка ничә фатир карый?

— Мең ярымга якын. Эш күләме зур, әлбәттә. Участоклар бик зурга әйләнде. Яшьләрнең безгә килмәве кызганыч.

— Сез начар һава торышына ничек яраклашасыз?

— Начар һава торышы белән безне куркытып булмый. Җылы кием һәм аяк киеме киябез. Бернинди куркыныч та юк. Ничек чылансак, шулай кибәбез. Без бит күп вакытны хәрәкәттә, ачык һавада уздырырга күнеккәнбез. Ял көннәрендә, өй эшләре белән шөгыльләнгәндә, мин хәтта эшемне сагына башлыйм, нидер җитмәгән кебек.

— Кешеләр сезне көтәме?

— Әлбәттә. Без бит пенсияләр, субсидияләр китерәбез. Ә кешегә акчасыз ничек яшәргә? Кемдер посылка көтә. Хәлсез кешеләр бар, аларга азык-төлекне дә сатып алырга ярдәм итәбез. Без дә күпмедер дәрәҗәдә социаль хезмәткәрләр кебек, картлар турында кайгыртабыз. Сорасалар, кемгәдер дарулар сатып алабыз, кемгәдер ипи. Алар белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашабыз.

Без бер-беребезгә бик ияләштек, берәрсе авырып китсә яки тагын берәр нәрсә булса, борчылабыз. Безнең барлык почтальон кызларыбыз да шундый, минемчә. Кайвакыт психолог та булырга туры килә, киңәш бирергә, юатырга тырышасың. Чарасыз хәлләр юк, барысы да җайга салыначак, дим аларга.

— Эшегезнең уңай һәм тискәре якларын санап китегез әле.

— Тискәре ягы — кечкенә оклад. Ә зур уңай ягы —ул аралашу, ул безнең барыбызга да җитми. Син бит саннар, компьютер, кәгазьләр белән түгел, ә тере кешеләр белән эш итәсең. Төрле хәлләр була, әмма без һәрвакыт бер-беребездән нәрсәгәдер өйрәнәбез.

— Димәк, үз өстеңдә эш алып барыла?

— Әйе, әлбәттә. Нахакка рәнҗетсәләр дә — түзәсең. Үпкәләр белән көрәшергә кирәк. Бу бик зур хезмәт. Алла безгә сабырлык һәм тыйнаклык булдырырга ярдәм итә. Безнең тормыш юлы шундый, ул тигез һәм туры булырга тиеш түгел. Бу миңа файдага дип уйлыйм.

— Эш вакытында ниндидер куркыныч очраклар булганы бармы?


— Бервакыт таеп егылып, кабыргамны сындырдым. Чистайда мине бер хуҗаның эте тешләде. Алабугада исә этләр бик акыллы һәм дустанә. Бервакыт подвалга егылып төштем, ишекләрне бутадым. Бәхеткә каршы, бер җиремне дә сындырмадым.

— Сезнең сумкагызның авырлыгы хәзер нинди?

— Сумка хәзер юан түгел инде. Элек газеталар күп иде бит. Ә хәзер бездә газеталар аз. Азык-төлек һәм башка товарлар күбрәк. Безнең аларны сату буенча планыбыз бар. Мин җиде килограммга якын алам, мондый авырлык инструкциядә каралган.

— «Новая Кама» һәм "Алабуга Нуры«ның даими укучылары — кемнәр алар?

— Нигездә, пенсионерлар. Алар рәхәтләнеп укыйлар. «Дерево добра» акциясе кысаларында үзләренә бүләккә газета язып алуларын бик телиләр. Кемдер башы белән интернетка чумган, ә кемгәдер яңа газеталар әле дә бик кирәк.

— Язмыш сезне почта белән бәйләгәнгә үкенмисезме?

— Юк. Күрәсең, бу минем бердәнбер юлымдыр.

— Сездә шундый киң география булуын ничек аңлатыр идегез? Еш яшәү урыннарын алыштыргансыз, бу сирәк күренеш.

— Үземне эзләдем. Кеше һәрвакыт яхшырак урын эзли. Саф һава теләдем. Мин аны почта эшендә таптым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев