Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» АҖ үзенең 13 еллыгын бәйрәм итә

«Татмедиа» — Татарстанның иң эре медиахолдингы.

Татарстанның 160тан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларын, шулай ук Идел буеның иң зур «Идел-Пресс» полиграфия комплексын берләштерүче «Татмедиа» холдингы үзенең 13 еллыгын бәйрәм итә. Ул 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла.
Бүгенге көндә "Татмедиа«ның 70 филиалы, 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бар.
Холдинг рус, татар, чуаш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар чыгара. Компаниядә 1700 хезмәткәр эшли.
«Татмедиа» шулай ук барлык социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тәкъдим ителгән.
Басма контенттан тыш, «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары көн саен электрон текст, аудио һәм видео форматларда контент ясый.
«Идел-Пресс» полиграфия комплексы ел саен 19 миллионнан артык китап бастыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев