Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» редакцияләре аккаунтларына язылучылар саны 34 процентка арткан

Әбүнәчеләр саны 3,4 миллион кеше тәшкил итә.

«Татмедиа» АҖ социаль челтәрләр өчен уникаль контент булдыра һәм бу эш алга таба дәвам ителәчәк. 

Быел холдингның барлык филиалларында СММ-белгечләр һәм веб-редакторлар барлыкка киләчәк. Алар үз ресурсларына язылучыларны җәлеп итү өчен уникаль контент булдыру өстендә эшләячәк.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, әлеге эшне алып бару өчен яңа бүлек булдырыла. 

2021 елда «Татмедиа» редакцияләре аккаунтларына язылучылар саны 34 процентка арткан. «ВКонтакте» ресурсы язылучылар саны буенча беренче урынны алып тора, әмма бу социаль челтәр укучыларны җәлеп итү буенча Инстаграмнан нык калыша. «Татмедиа» платформасы күрсәткечләре YouTube, TikTok һәм Telegram да арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев