Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» Telegram-каналы Татарстанда иң күп популяр каналлар исемлегенә керде

Узган атнада Түбән Камада киләсе елда экстрим-парк ачылуы турындагы пост аеруча популяр булган.

«Татмедиа» Telegram-каналы узган атна нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң уңышлы бишлеккә кергән. Бу хакта телеграмм-канал материалларында хәбәр ителә, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
2021 елда Түбән Камада яңа заманча экстрим-парк ачылачагы турында пост иң популяр булган. Аны узган атнада 16,5 мең кеше караган. 
Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган. Канал көн саен Татарстан Республикасында иң мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео бастырып чыгара. Telegram «Татмедиа» холдингы өчен өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Агымдагы елның язында «Татмедиа» Telegram-каналы Татарстанның башка массакүләм мәгълүмат чаралары каналларын язылучылар саны буенча узып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев