Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» журналисты Равил Мукменов Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Татарстан журналисты илнең иң яхшы 10 журналисты арасына керде.

«Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменов Бөтенроссия конкурсында 2022 елның иң яхшы журналистик әсәре буенча билгеләп үтелде. Бүләкләү «Вся Россия — 2022» форумы кырларында узды, форум шушы көннәрдә Сочида уза.

Татарстан журналисты илнең иң яхшы 10 журналисты арасына керде. Конкурста җиңүне аңа «Даун синдромы. «Кояшлы бала» өчен аккумулятор батарейкасы», «Зур аяк — фил авыруы. Тугыз ел дүрт стенада изоляция» һәм «Юл күрсәтүче эт. Дус, ярдәмче һәм коткаручы» публикацияләре китерде.

Бәйгегә барлыгы 253 автордан гариза килгән, барлыгы алты йөз илледән артык материал тәкъдим ителгән.

Хәзерге заман журналистикасының «Вся Россия — 2022» XXVI форумы 28 сентябрьгә кадәр барачак. Быел әлеге чара Россиядән генә түгел, Һиндстан, Сербиядән 1 меңнән артык журналист җыячак. Моннан тыш, быел форумга беренче тапкыр Донбасс республикаларыннан журналистлар киләчәк. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин сәламләү сүзендә әйтте.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев