Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татвоенкомат: Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.

Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, дип хәбәр итте Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин. Бу хакта "Ъ-Казань«га сылтама белән «Коммерсант» хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси состав саны да төрле», — дип аңлатты ул Татарстанда дәвам итүче өлешчә мобилизациянең сәбәбен.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.

Сергей Костин төбәктә өлешчә мобилизациянең кайчан төгәлләнәчәген һәм чакырылырга тиешле хәрбиләрнең санын әйтмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев