Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Теш протезларын кемнәр бушка куйдыра ала? 

Тешләрне түләүсез куйдырту өчен яшәү урыны буенча поликлиникага яки республика стоматология хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Татарстанда тешләрне бушлай куйдыртырга була. Кемнәрнең мондый хокукка ия булуы турында республиканың оператив штабы уздырган туры элемтәдә Республика стоматология хастаханәсенең баш табибы Ләйсән Моратова сөйләде. 

«Пенсия яшенә җиткән хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән кешеләр, реабилитацияләнгән гражданнар, сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәр, Татарстан республикасының дәүләт бүләкләренә, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен орденына, фидакяр хезмәт өчен һәм ана даны медаленә ия булучылар теш протезларын ташлама белән куйдырта ала», — диде табиб.

Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары 2015 елда ук чыккан.

Тешләрне түләүсез куйдырту өчен яшәү урыны буенча поликлиникага яки республика стоматология хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ләйсән Моратова әйткәнчә, өч елга бер мәртәбә тешләргә протез куйдырырга була, куелган тешләргә 12 ай гарантия бирелә. Стоматолог сүзләренчә, бу процедурага чират юк диярлек, мөрәҗәгать иткән көнне үк табиб тикшерә, ортопед карый, кирәк булган очракта пациентны авыз куышлыгын дәвалауга яки санациягә җибәрәләр.

«Тешләргә протез куйдыру түләүсез, авыз куышлыгының нинди хәлдә булуына карап, бу этап ике айдан да озакка бармый», — дип өстәде табиб. 
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев