Тәгәрмәчләрдәге кояш
Алабугада велосипедчылар өчен туристик маршрут оештырырга планлаштыралар.
"Түбән Кама" милли парк территориясендә быел велосукмак булдыру буенча эшләр башлана, ә бу тагын бер кызыклы маршрут ясау мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, барлык уңайлыклары булган стационар туристик лагерь булдыру күздә тотыла. Әлеге эшләргә биш миллион акча сарыф итү планлаштырыла. "Бу акчаларга велосипедлар, аудиогидлар сатып алырга, трассаны чистартырга, кече архитектура формалары ясарга, экскурсантлар өчен зур булмаган визит үзәге төзергә кирәк. Танайка урманындагы чаңгы-роллер сукмагын да бердәм стильдә төзекләндерергә уйлыйбыз", - ди "Түбән Кама" милли парк директоры Айрат Имамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев