Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әтиләр көне

Шушы якшәмбедә, 17 октябрьдә, Россиядә беренче мәртәбә рәсми рәвештә Әтиләр көнен билгеләп үтәбез.

Әни, әти... Һәр кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. 

Ниһаять, илдәге әтиләрнең үз бәйрәме барлыкка килде!

Шушы якшәмбедә, 17 октябрьдә, Россиядә беренче мәртәбә рәсми рәвештә Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр! Бу хакта Указ РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган иде. Һәм, быелдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесе календарь бәйрәм булачак.

Бу бәйрәмне кертү турында 2008нче елда ук, Гаилә елы игълан ителгән чакта сөйли башлаганнар иде. Эш шунда, Әниләр көне ике дистәләп елдан артык бар инде. Әтиләр читтә калып килде. Ниһаять, гаделлек урнашты дисәк тә була. Алабугада яшәүче әтиләр бу яңалыкны ничек кабул иткән соң? 

Павел Покатаевка 41 яшь. Сигез ел элек беренче тапкыр әти булган. Уллары Алексей тугач, тормыш иптәше Ксения белән шундый карарга килгәннәр: гаиләдә күп бала булачак. 

— Өйләнгәч тә, ничә балабыз буласын уйламадык. Алексей туганнан соң, бар да ачыкланды. Ике яктан да без өчәр балалы гаиләдә үстек, ләкин безнең абый-апалар бездән күпкә олырак иде. Без исә балаларыбызның яшь арасы бәләкәй булуын теләдек. Шуңа да бер-бер артлы кадерлеләребез Саша, Паша, һәм Маргарита туды.

Хәзер Сашага 6 яшь, Паша 4 яшьтә, төпчек кыз 3 яшьлек. Павел Иван улы әйтүенчә, әниләре аларга шаярырга да рөхсәт итә. Ул үзе кырыс тәрбия бирергә тырыша. «Аңласыннар өчен, бер карашым да җитә,» — ди ул. Гаилә башлыгы малайларны җаваплылыкка өйрәтә. Балаларга бәйле бар нәрсәне дә әти кеше хәтерендә тота: һәрберсенең туган көнен, кайчан беренче тапкыр «әти» сүзен әйткәннәрен.

— «Әти» дип алар «әни» сүзенә караганда да алданрак әйтте бугай. Дөресен генә әйткәндә, безнең балалар башта «МаПа» дип йөрделәр. Әти кешеләргә мондый игътибар кирәк, әлбәттә. Тарихи яктан шулай килә, әниләр беренче урында. Бу аңлашыла да, билгеле, әмма әтиләрнең ролен бәяләп бетермәү ярамый. Дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирүләре яхшы гамәл. Тормыш иптәшем белән үзебезнең өч улыбызга һәм бер кызыбызга бу бәйрәм турында сөйләрбез. Балалар миңа открыткалар әзерләр дип уйлыйм. Мин үз чиратымда әтиемә шалтыратачакмын. Аллага шөкер, әтием исән һәм сау-сәламәт. Озын гомер насыйп булсын аңа, ул бик яхшы кеше! — диде Павел.

Ренат Хәйруллин 27 яшьтә. Бу җәйнең соңгы көнендә ул беренче мәртәбә әти булган. Ренат белән Леананың кызы туган. Сафия әлегә «әти» дип әйтмәсә дә, әтисенә ул әнисенә караганда ешрак елмая төсле.
— Кызым туганда, мин ярышларда идем (Ренат — бокс буенча тренер — Авт. иск.). Шушы көннәрдә генә бу турыда сөйләшеп алдык, ул көнне ниләр язышканны искә төшердек. Нык дулкынландым. Кызым тугач, аңыма шул килде: «Мин әти! Минем кызым бар! Хәзер минем җаваплылык тагын да артты. 

Ренат Хәйруллин да рәсми бәйрәм пәйда булуына шат.
— Әниләр көне генә бар иде. Әти көне дә булуы бик шәп. Яхшы яңалык, әтиләребезгә безне тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтү өчен тагын бер мөмкинлек. Шулай да мин әти-әниләрне яратуыбызны белдерү өчен өстәмә сәбәп кирәк түгел дип саныйм. Бәйрәмгә карамыйча да, моны көн дә эшләргә кирәк. Әтиебез, Илдус Нургали улы, безгә кырыс тәрбия бирде. Әти булгач, аңлыйм хәзер: ул хаклы булган! — дип фикерләре белән уртаклашты Ренат.

Менә шундый алар: язма геройлары, сөекле әтиләр һәм әтиләрен яратучы уллар. «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру» өчен Әтиләр көнен булдыруның мөһимлеге шундый әтиләр булуда, күрәсең. 

Фото: шәхси архивлардан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев